Казанлы Воронковның ике голы Россия җыелма командасын чемпионат ярымфиналына чыгарды
![Казанлы Воронковның ике голы Россия җыелма командасын чемпионат ярымфиналына чыгарды](https://tatar-inform.tatar/attachments/5ed67ee9cfe397fd5490d6b0ddb779354990bfea/store/fill/780/440/eeec0f866f342b58993945f55e77b4dfc8f8028fcb38e02a347ce5198bc2/RUS46479.jpg)
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия җыелма командасы хоккей буенча яшьләр дөнья чемпионатының ¼ финал матчында җиңде. Бүген Валерий Брагин шәкертләре Швейцария командасын 3: 1 исәбе белән җиңде һәм ярымфиналга чыкты.
Казан «Ак Барс»ы һөҗүмчесе Дмитрий Воронков уенда аерылып торды, ул көндәш капкасына беренче һәм өченче алкаларны кертте.