ТР Президенты: Африка дуңгыз чумасын кертмәс өчен, кабаннар миграциясен карарга кирәк
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанга Африка дуңгыз чумасын кертмәс өчен, кабаннар миграциясен карарга кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан-Экспо» үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында шул хакта әйтте.
Ул, ветеринария куркынычсызлыгына параллель рәвештә, сәламәтлек саклау өлкәсен дә телгә алды. «Кытайда нәрсә булуын беләбез. Дөнья икътисадында җитди чагылыш табачак. Кытай гына түгел, безнең икътисад та зыян күрергә мөмкин дип уйлыйм. Безнең чаралар нәтиҗәсен бирде. Ветеринария иминлеге белән дә шундый проблема. Кызганыч, күршеләрдә Африка дуңгыз чумасы», — диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, аучылар да кабаннар миграциясен карарга тиеш. Ул Биологик ресурслар комитетына, Ветеринария хезмәтенә, Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, бу мәсьәләгә җитди игътибар кирәклеген әйтте. «Кабаннарны ярату бер хәл, икенче яктан проблема булмасын», — диде.