Чаллыда шәхси сак предприятиесе хезмәткәре 60 яшьлек әнисен кыйнап үтергән
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда шәхси сак предприятиесе хезмәткәре 60 яшьлек әнисен кыйнап үтергән. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.
Хатын 32 яшьлек улы белән җиденче комплекстагы йортларның берсендә яшәгән. Узган шимбәдә алар арасында бәхәс чыккан. Шуннан соң Чаллы кешесе әнисен каты кыйнаган, ул урында ук вафат булган.
Экспертлар хатын-кызның бавыры өзелгәнен, кабыргалары сынуын, корсак һәм күкрәк читлеге җәрәхәтләрен ачыклаган.
Мәрхүмәнең улына карата җинаять эше кузгатылган. Аңа 15 елга кадәр колония яный.