Тольятти шәһәрендә «Татар кызы. Балалар-2020» бәйгесендә җиңүчеләрне ачыкладылар
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). 29 февральдә Тольятти шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Татар кызы. Балалар-2020» бәйгесендә җиңүчеләрне ачыкладылар. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Кунакларны Тольятти шәһәрендә яшәүче татарларның шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Ислам Гомәров сәламләде. Аннары кунакларны һәм катнашучыларны башкалар бәйрәм белән котлады.
Шәһәрнең гүзәл кызлары үзләрен төрле бәйгеләрдә сынады. Татар кызлары сәләтләрен дә күрсәтте, милли ризыклар һәм башка номинацияләрдә катнашты. Һәр катнашучы үз номинациясендә бүләкләнде.