Яз башыннан Казанда ике температура рекорды куелды
(Казан, 4 март , «Татар-информ»). Яз башыннан Казанда ике температура рекорды – өч һәм 25 ел элек булган рекорд куелды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
2 мартта термометр баганалары Казан метеостанциясендә – +4,6 градуска кадәр, ә Казан-Лачын авиация метеостанциясендә +4,5 градуска кадәр күтәрелде.
Бу көннең алдагы абсолют максимумы 2017 елда ирешелгән – Казан-Лачын авиация станциясендә 3,8 градус җылылык температурасы теркәлгән.
3 мартта Казан метеостанциясендә температура +5,3 градус, ә Казан-Лачын авиация метеостанциясендә – +4,7 градус теркәлде.
Моңа кадәр 2 мартта һава температурасының рекордлы күрсәткече 1995 елда Казан метеостанциясендә теркәлгән иде – ул 4,6 градус булган.
Ел башыннан Казанда элегрәк урнаштырылган температура абсолют максимумнары унбер тапкыр артып киткән. Элегрәк «Татар-информ» КФУ профессоры Юрий Переведенцев фаразлавы буенча, мартның беренче декадасы төбәктә аномаль җылы булачак, дип хәбәр иткән иде.