Наталия Фишман Кабан күленең икенче чираты фотосурәтләрен күрсәтте
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова Инстаграм челтәрендәге үз битендә Кабан күленең икенче чиратын торгызу эшләре төшерелгән фотолар урнаштырды.
«Икенче чиратның ачылуын көткәндә, серне чишәргә һәм читән артында ниләр булуын күрсәтергә вакыт. Күз алдына китерегез, бик тиздән җылы кичне кафеда күлгә карап үткәрергә, су чаңгыларында шуарга яки чирәмлектә яткан килеш хыялланырга мөмкин булачак, дип шәрехләгән ТР Президенты ярдәмчесе фотоларны.
Яр буенда металл һәм тимер-бетон конструкцияләр, шулай ук фиточистарту корылмалары урнаштырыла. Мәрҗани урамы буйлап гранит юл салына, дип өстәде Наталия Фишман-Бекмамбетова.
Аның сүзләренчә, күл буенда җәяүлеләр юлы өчен субайлар кагылган.