Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылды
![Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/5d5fdec6cf2ba343f5e06537cd09f46658aeb2a2/store/fill/780/440/bb05136744c5c2d1d1ed17b1a2cd9112421996bd41688faf2658752f39eb/0101.jpg)
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан халкы үз-үзеңне изоляцияләү вакытында өйдән чыгу өчен, SMS-хәбәр аша теркәлүдә ярдәм сорап, контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта онлайн-конференциядә журналистларга Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
«Кыенлыклар туарга мөмкин. Контакт-үзәк республика халкына теге яки бу мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәргә тиеш», — дип аңлатты ул.
Кайнар линия телефоны: 8 (800) 250-90-33. Сервис турында тулырак мәгълүмат covid19.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.