Дачага ике тапкыр бару өчен дүрт СМС-пропуск алу тәртибен аңлаттылар
![Дачага ике тапкыр бару өчен дүрт СМС-пропуск алу тәртибен аңлаттылар](https://tatar-inform.tatar/attachments/278ed1d8f9a9ed15fa1964e0921c7ba790611613/store/crop_and_fill/1/40/749/421/780/440/1bc6edf72cacfd10ea649246fb9f40b8604a33ce56f1e3ef5e8129b3920e/4daa7538b01038d55503badb%5B1%5D.jpg)
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү чорында смс-пропуск буенча дачага бару рөхсәт ителгән санны чикләделәр. Республика халкы атнага ике тапкыр шәһәр читендәге йортына бара ала, моның өчен дүрт СМС-рөхсәт алырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дачага ике тапкыр бару өчен дүрт СМС-рөхсәт кирәк, һәр якка бару өчен бер рөхсәт алу күздә тотыла», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Элегрәк үз-үзеңне изоляцияләү вакытында татарстанлыларның СМС-рөхсәтләрне дачага чыгу өчен еш рәсмиләштерүләре мәгълүм булган иде. Республика оператив штабы СМС-пропусклар системасына кайбер гражданнар тарафыннан сервистан кирәгеннән артык файдалану аркасында төзәтмәләр кертте.