Казанда мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр саны арткан районнар билгеле
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның мәшгульлек үзәкләрендә 4 мең 338 кеше эшсез буларак теркәлгән. Аларның күпчелеге Яңа Савин, Совет, Идел буе районнарында. Бу хакта Казан шәһәре Мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Гөлнара Филиппова әйтте.
«Декада эчендә эшсезләр 368 кешегә арткан. Эшсезлек күрсәткече фаразланган күрсәткечләр чигендә», — диде ул.
Гөлнара Филиппова сүзләренчә, эш белән тәэмин итүчеләр 15 мең вакансия тәкъдим итә. Күпчелеге социаль тәминат, төзелеш, транспорт, сәүдә, хәрби куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәләрендә.