ТР мөфтие мәчетләрне дезинфекцияләү өчен спирт кулланырга рөхсәт итте
![ТР мөфтие мәчетләрне дезинфекцияләү өчен спирт кулланырга рөхсәт итте](https://tatar-inform.tatar/attachments/c6b8501556c83d4d8217f4e9a93c9b2a5b929dd7/store/fill/780/440/fc78cc8d70e72692a8d62b5447a41cda6d4c8b01610f17e4fa6dcb7841ff/639c54cc7581bd1096da1674.jpg)
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Республикасы мәчетләрендә коронавирус инфекциясе таралган чорда дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен спиртлы дезинфекция чаралары куллану рөхсәт ителә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сөйләде.
«Татарстан мәчетләрен составында спирт булган сыекчалар белән дезинфекциялибез. Аларны куллану мөмкинлеге турында дәлилләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз фәтвасында китерде", - дип сөйләде Хәсәнов.