Татарстанда 2020 елда 600 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда агымдагы елда ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә 840,7 млн сум акча бүленгән. 600 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы утырышларына бирелгән материалларда әйтелә.
«2019 елда 309 ятим бала торак белән тәэмин ителгән, финанслау күләме 373,2 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән республика бюджеты хисабына — 328,5 млн сум, федераль — 44,7 млн сум», диелгән материалларда.
Гомумән алганда, 2013 елдан 2018 елга кадәр «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затларны торак белән тәэмин итү» программасы буенча 1818 ятим бала торак алган.