Буа районында республикакүләм ифтар җыелмалары таратылды
(Буа, 5 май, «Татар-информ», «Байрак»). Буа мөхтәсибәте, Татарстанда үзизоляция кертелү сәбәпле, Буаның шәһәр һәм авыл мәхәлләләренә республикакүләм ифтар җыелмалары таратты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Имамнар әлеге җыелмаларны мәхәлләләрдәге аз керемле, ятим, мохтаҗ гаиләләргә өләште. Буа мөхтәсибәте, имамнар һәм мәхәлләләр халкы бу изге эшне оештырган Татарстан мөфтиятенә һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерә.