Әлмәт ветераннары яшәгән йорт каршында концерт оештырдылар
(Әлмәт, 7 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Үзизоляция шартларында Әлмәттә ветераннарны котлау быел яңача уздырыла. Алар яшәгән йорт каршында концерт оештырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Кичә Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхелислам Фәтхетдинов 100 яшьлек юбилеен, икенче сугыш ветераны Егор Маврин үзенең 97 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.
Пендемия вазгыяте шартларында ветераннарны котлау тантанасы алар яшәгән йорт ишегалдында узды. Махсус алар өчен концерт программасы оештырылды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов ветераннарны котлап, якыннары аша аларга Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр һәм бүләкләр тапшырды.