Чирмешән районының Әмир мәчетендә ремонт эшләре башланды
(Чирмешән, 8 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Әмир мәчетендә ремонт эшләре башланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
"Фазыл абый белән туган авылыбыз мәчетен зурайту, матурлау турында күптән хыялланабыз, үз-үзебезгә бу эшне ничек тә башкарырга тиешбез дип бурыч та куйдык", — ди тумышы белән Чирмешәннән булган Себердә яшәүче һәм эшләүче эшмәкәр Миндар Әгъләмов.
Халык дингә тартылсын, гыйлемле булсын өчен иң элек балаларны, яшьләрне укытырга кирәк. Шуңа күрә Әгъләмовлар, өлкәннәр белән киңәшеп, мәчет бинасына янкорма төзергә кирәк тапканнар. Анда укыту бүлмәләре, аш бүлмәсе, тәхарәтханәләр, котельный да булачак. Мәҗлесләрне дә төп залда оештыру килешеп бетми.
Төзелеш барышында идәннәрне җылытып ясау, түбәне алмаштыру, бинаны тышлау күздә тотыла. Манара өлеше дә матураячак.
Бу көннәрдә монда янкормага нигез ясыйлар. Моңа кадәр Чирмешәндә Мөшбикә мәчетен төзеткән Әмир егетләре сүзләрен җилгә очыра торганнардан түгел, әйткәнне эшләргә күнеккән. Бүгенге кыен шартларда мондый изге гамәл кыла алулары мактауга гына лаек.
Төзелеш, ремонт эшләрендә мәчет имамы Фәнил Камалов үзе дә бик актив катнаша.