Синоптиклар Татарстанда көчле җил булачагы турында кисәтә
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 майда, Татарстан территориясендә көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Төньяк-көнчыгыштан фаразланган җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.