Әлки районының «Имәнлек» балалар лагере июль аенда ачылачак
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Әлки районында «Имәнлек» балаларны сәламәтләндерү лагере 1 июльдән балаларны кабул итә башлый. Әмма әлегә ничә смена оештырылачагы билгеле түгел. Бу хакта «Алькеевские вести» яза.
Балалар иҗаты йорты директоры Әнисә Гайфуллина сүзләренчә, билгесезлек республикада һәм илдә эпидемиологик вазгыять белән бәйле.
Лагерьны җәйге сменаларга әзерләү эше күптән башланды. Белгечләр территорияне җыештыра, биналарны ремонтлый, косметик ремонт ясый, янгынга каршы чаралар үткәрелә.
Соңгы елларда «Имәнлек» лагерында шартлар сизелерлек яхшырды. Эшчеләр ашханә корпусларын, йокы бүлмәләрен яңартты. Бер сменада биредә 50 бала ял итә ала.
Әлки районының мәктәп яны лагерьларында 450 бала ял итәчәк, хезмәт һәм ял лагерьларында — 300 бала.
Әнисә Гайфуллина сүзләренчә, балаларын сәламәтләндерү лагерена җибәрергә теләгән ата-аналар бүгенге көннән үк балалар иҗат йортына гариза бирә ала.