Иң популяр татар сайты «Интертат»ның телеграм каналы ачылды
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). «Интертат» электрон газетасы сайтында чыгып барган иң кызыклы һәм популяр язмаларны хәзер «Интертат» телеграм каналында укып барырга була.
Каналга сылтама — https://t-do.ru/intertatgazeta
Каналда мәкаләләргә сылтамалар, видеороликлар, инфографика чыгып бара, шулай ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы әзерләгән эксклюзив хәбәрләр беренче чиратта шунда куела.
«Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов аңлатканча, телеграм-канал вакыты тыгыз булганнар өчен уңайлы мәгълүмат чыганагы. «Укыр идек Интертатны, сайтка керергә вакыт юк», диючеләр өчен телеграм-канал ачтык. Вакыты булмаганнар яңалыклар белән танышсын, кызыклы видеороликларны карап барсын», — диде ул.
«Интертат» телеграм-каналы ачылган беренче көннәрдә үк аңа 200дән артык кеше кушылды. Каналны укып барырга теләүчеләр сылтамага басып языла ала.