Миңнеханов «Казан» милли мәдәни үзәген реконструкцияләү барышын карады
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» милли-мәдәни үзәген реконструкцияләү барышын тикшерде. Анда Татарстан Милли китапханәсен ачу планлаштырыла. Республика җитәкчесенә реставрация эшләреннән соң «Хөррият» сынын күрсәттеләр. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Рөстәм Миңнеханов объектны вакытында тапшыру әһәмиятенә игътибар итте, китапханә ТАССРның 100 еллыгына төп бүләкләрнең берсе булачак бит», — диде ул.
Республика җитәкчесенә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә су белән тәэмин итү челтәрләре, тимер каркас антресольләре, монолит баскычлар төзелеше тәмамланды, дип сөйләделәр. Кирпеч читән һәм түбә ябу эшләре дә тәмамланып килә.
Хәзерге вакытта бинада китап саклау өчен янкорылма төзелеше бара.
Милли китапханә ачарга планлаштырган бина 1988 елда Владимир Ленинның Үзәк музееның Казан филиалы өчен төзелә. Ул совет модернизмы рухында, Казансу елгасы ярында җилфердәп торган байрак рәвешендә төзелгән.