Буа районында юкка чыккан авыллар урынында стелалар урнаштырдылар
![Буа районында юкка чыккан авыллар урынында стелалар урнаштырдылар](https://tatar-inform.tatar/attachments/edaa05aed4e40a7c0332e1fd56dae8bf50eb5877/store/fill/780/440/25c457a5cca6ee6a96e1280f2e065a0875553a36f58f8e11790f3f22f680/1221_n1774316_big.jpg)
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Буа районында истәлекле вакыйга — юкка чыккан, бетерелгән авылларында истәлекле билгеләр ачылды. Чара ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды. Бу хакта Буа районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзер Быковка, Хорновар һәм Алексеевка авылларыннан чыккан кешеләрнең кайтып, ата-бабаларын искә алу урыны бар. Буа якташлык җәмгыяте торак пунктларны мәңгеләштерү, район тарихын һәм төзеклеген саклау буенча киң колачлы эш алып бара. «Казан шәһәренең Буа якташлыгы җәмгыяте уникаль проекты буалыларның киләчәк буыннары өчен мирас булачак һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә ярдәм итәчәк», — диде якташлык җәмгыяте вәкилләре. Стеланы ачу тантанасында район җитәкчесе Ранис Камартдинов, Буа якташлык җәмгыяте президенты Ирек Закиров, Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин һәм башкалар катнашты. Чара кысаларында бирегә җыелучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны һәм вафат булганнарны искә алды һәм истәлекле стелага чәчәк бәйләмнәре салды.