Чаллы янында «БМВ» белән «Лада» бәрелешкәннән соң, ике кеше һәлак булган
![Чаллы янында «БМВ» белән «Лада» бәрелешкәннән соң, ике кеше һәлак булган](https://tatar-inform.tatar/attachments/5eae60bf708163e116e5f4fc048a162e39ac06e9/store/fill/780/440/15be1f03d3e87c5c633db01b1c40eb97f09afed5663ba0c82add42f3086b/536C4F9F-2230-4369-B2BF-6B5C278B24E0.jpeg)
(Казань, 28 июня, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы янында «БМВ» белән «Лады» машиналары кара-каршы бәрелешкәннән соң ике кеше һәлак булган. Бу хакта. Бу хакта һәлакәт урыныннан «Татар-информ» хәбәрчесе сөйләде. Авария кичә кичке сәгать бишләрдә Яр Чаллы — Яңа бистә трассасында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, «БМВ» машинасын йөртүче каршы юлга чыккан һәм 14нче «Лада» белән кара-каршы бәрелешкән. Бәрелешүдән ике машина да юл кырына очып чыккан. «Лада» машинасы әйләнеп капланган. «Авария нәтиҗәсендә „Лада“ машинасын йөртүче һәм пассажирлар җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булды», — дип сөйли агентлык журналисты. Һәлак булучылар — Яр Чаллы гаиләсе, 61 яшьлек ир-ат һәм 60 яшьлек хатын кыз. «Иномарка йөртүче, тизлеген арттырып, „узу тыелган“ билгесе зонасында каршы як юлга чыккан», — дип аңлатты «Татар-информ» га Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев