Синоптиклар 22 июльдә Татарстанның кайбер районнарында томан төшәчәге хакында кисәтте
![Синоптиклар 22 июльдә Татарстанның кайбер районнарында томан төшәчәге хакында кисәтте](https://tatar-inform.tatar/attachments/08b64503768a4a10a050eb8a507ad799c8336483/store/fill/780/440/4203c12e4ee2f8cce725fe20acf890259ca0d7ff871cfc283c1e6f279cf0/IMG_20200721_175643.jpg)
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). 21 июльдән 22сенә каршы төндә һәм чәршәмбе иртән Татарстанның кайбер районнарында томан төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар шулай ук тагын яңгыр явачак дип фаразлый. Яшен вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә.
Төнлә һава температурасы +12..+17 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +28 градуска кадәр күтәреләчәк.