Алабугада «Солхат утлары» күргәзмәсе ачылды
(Алабуга, 31 июль, «Татар-информ», « Алабуга нуры»). Алабугада заманча этносәнгать музеенда берьюлы ике күргәзмә ачылды. Күргәзмәләрнең берсе, «Солхат утлары», рәссамнарның гына түгел, Кырым республикасының декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләренең дә тулы бер комплексы. Ә икенчесе — «Тере этника» экспозициясе. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Күргәзмә экспозициясе төрле жанрларда һәм техникаларда башкарылган ике йөздән артык эшне үз эченә ала. Бу батик (тукымаларны бизәү), чигү, челтәр үрү, керамика, агач кисеп бизәк ясау, корама тегү, текстиль скульптура, рәсем сәнгате, графика һәм башка бик күп нәрсәләр. Күргәзмәне ачу тантанасында Кырым күргәзмәсе осталары арасыннан ике автор — Александр Черемисов һәм Лариса Войтенко катнашты. Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко сүзләренчә, Татарстан һәм Кырымны үзара күптәнге мәдәни мөнәсәбәтләр бәйли. Быел без Кырымнан искиткеч кызыклы күргәзмә кабул итәбез. Кырым осталары Спас ярминкәсендә дә еш кунак була. Шулай ук быел Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге фондларыннан татар милли мәдәниятенең күптөрлелеге Симферополь музеенда күргәзмәдә күрсәтелде. Күргәзмәнең исеменә килгәндә, Солхат — ул кайчандыр Иске Кырым йөрткән исем. Сүз уңаеннан, кайчандыр анда яшәгән халыклар арасында татарлар да булган. Күргәзмәне булдыруның төп максаты — Кырым рәссамнары һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләрен популярлаштыру. Кырым тарихы белән танышканнан соң, хәзерге заман этносәнгате музеена килүче һәр кеше «Тере этника» экспозициясе белән таныша ала. Аның авторы — Төмәннән килгән рәссам Әлфия Мөхәммәтова. Күргәзмә музейның икенче катында урнашкан. Экспозициянең сюжетлары мөселманнарның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, аларның легендаларын һәм әкиятләрен чагылдыра. Оештыручылар сүзләренчә, Әлфия Мөхәммәтова уникаль техникага ия оста — ул нефть белән рәсем төшерә. Нәкъ менә нефть белән язылган картиналар экспозициянең үзенчәлеге булып тора.