Татарстан комбайнчылары ТР Президенты грантларына ия булу өчен ярышачак
![Татарстан комбайнчылары ТР Президенты грантларына ия булу өчен ярышачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/e77814740d51f872e39eee64933a5371c1cee3ee/store/fill/780/440/4c9b058983ce1a9f9aa5ad84fb7b0357b117d0ce117a15d042d1ec8d9588/IMG_20200801_154420.jpg)
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанда комбайнчылар арасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов грантына бәйге башлана. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә конкурсның башлануы турында игълан итте.
«Урып-җыю конвейерының барлык участокларындагы югары җитештерүчән хезмәт күбесенчә хезмәткәрләрне стимуллаштыру алымнарын уңышлы куллануга бәйле», — дип искәртте Җәббаров һәм муниципаль район җитәкчеләрен нәтиҗәләрне объектив төстә санауларын, мәгълүматларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына үз вакытында тәкъдим итүләрен сорады.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры искәрткәнчә, бәйгенең приз фонды йөзәр мең сумлык 200 премия тәшкил итә.