Сарманда 15 хуҗалык сыер саву аппаратына ия булды
(Сарман, 11 сентябрь, «Татар-информ», «Сарман» , Альбина Сабирова). Сарман районы авылларда хуҗалык итүнең кече формалар үсешен тәэмин итү өчен савым сыерлар асраучы шәхси хуҗалыклар арасында конкурс узды. Тантанада 15 хуҗалык сыер саву аппаратына ия булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Быел ул бишенче тапкыр үткәрелде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. Алар, җиңүчеләрне тәбрикләп, авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде. Сыер саву аппаратына ия булган хуҗалыклар арасында күпләп сыер асраган авыл җирлеге башлыгын да бар. Бүләккә бу юлы Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин лаек булды.