Әгерҗе районында армия сафларында булып кайткан егетләр сайлауга хәрби формада килде
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Яңа Авыл җирлегендә җәй көне армия сафларыннан кайткан биш егет сайлау участогына хәрби формадан килде. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза. «Армиядә хезмәт итүдән алган хис-кичерешләр әле сүнмәгән. <… >Хәзер дә бәйрәмнәргә җыелганда, мөмкин булса, үз формаларыбызны киябез, армияне яхшы хисләр белән искә алабыз», — ди Ранис Муллахмәтов. Муллахмәтов Кировта Россия гвардия гаскәрләрендә хезмәт иткән. Аның сыйныфташы Данис Ханнанов Алтай краенда мотоукчы була. Данил Харисов Мәскәү астында ракета частьләренең берсендә хезмәт иткән. Игезәкләр Руфат һәм Рифат Вилдановлар исә Мәскәү өлкәсендә инженерлык гаскәрләрендә хезмәт итәләр. «Без армиядә булганда, безне йөзләгән километр аерды, әмма без атна саен шалтыратыштык», — дип билгеләп үтте Данил. Татарстанда тавыш бирү 11 сентябрьдә башланды. Бер үк вакытта республикада дүрт сайлау кампаниясе уза: Татарстан Республикасы Президентын һәм хакимиятнең җирле органнары депутатларын сайлау, шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар.