Кече Кайбычта яңа модульле кибет эшли башлады
![Кече Кайбычта яңа модульле кибет эшли башлады](https://tatar-inform.tatar/attachments/8cdfc1d3731182159a82a9fb7ba15624d2d13af0/store/fill/780/440/9413b796e31bdf12894e27c5819d338f1ab852a8b6fff7daacbc2a00f648/8919dec5622056a498db5dc572c59c21.jpg)
(Кайбыч, 15 сентябрь, «Татар-информ», « Кайбыч таңнары », Фирада Сайранова). Узган атнаның пәнҗешәмбесендә Кече Кайбыч авылында тантаналы төстә яңа модульле кибет ачтылар. Комплекслы хезмәт күрсәтү пунктын ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Татпотребсоюз» идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов һәм Мәлки кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әлеге кибет республикада тормышка ашырылучы «Авыл кибете» максатчан программасы нигезендә сафка басты. Кече Кайбычтагы бу кибет — шушы программа буенча районда файдалануга тапшырылган дүртенче сәүдә ноктасы. Мондый кибетләр Федоровское, Байморза, Бортас авыллары халкына хезмәт күрсәтә инде. Хәзерге вакытта Ульянково авылында да шундый кибет төзелә. Кече Кайбычта моңа кадәр бер шәхси кибет эшләгән. Анда яшәүчеләргә беренчел кулланылышта булган азык-төлек товарлары һәм башка кирәк-яракларның киң ассортименты тәкъдим ителгән. «Бер кибет яхшы, ә икәү булгач, тагын да яхшырак», — ди сатып алучылар. Алар товарлар ассортиментының тагын да баерак булачагына, ике кибет арасындагы сәламәт көндәшлекне дә күздә тота. Соңгысы, сүз дә юк, бәяләр сәясәтенә йогынты ясаячак. Альберт Рәхмәтуллин бу кибеттә товарларның сыйфатлы һәм хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәдә булачагына ышанычын белдерде. Сәүдә ноктасы үз ишекләрен ачарга әзер булса да, сатучы булып эшләргә теләк белдерүче табылмагач, аны ачу бераз кичектерелгән. Хәзер авыл халкына Корноухово авылында яшәүче Алсу Бударина вакытлыча хезмәт күрсәтә. Яшь сатучының сатып алучылар белән эшләү тәҗрибәсе бар. Ул кибете булмаган кечкенә авылларда автолавкада товар саткан.