Турчак Татарстан «Бердәм Россия» партиясенең көзге сайлауда ышанычлы җиңүен әйтте
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Узган сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе илдә әйдәп баручы сәяси көч булуын раслады. 78 мең мандатның 97 процентын партия кандидатлары алды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәскәүдә партия генсоветы президиумы утырышында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чарада көзге тавыш бирүгә йомгак ясалды. «Бердәм тавыш бирү көнендә партия янә Россиянең әйдәп баручы сәяси көче статусын раслады», — диде «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре Андрей Турчак», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә. «Бердәм Россия» партиясеннән кандидатлар Дәүләт Думасына партия тәкъдим иткән барлык округларда да өстәмә сайлаулар җиңде. Шулай ук «Бердәм Россия» губернаторлыкка хуплаган һәм тәкъдим иткән кандидатлар да сайланган. Андрей Турчак Татарстанда «Бердәм Россия» кандидатларының җиңүен дә әйтте. Мөхәммәтшин белән сөйләшүдә Турчак Татарстан Республикасында партия-сәяси эшнең системалы булуы турында искәртте. Нәкъ менә шушы эшчәнлек үткән сайлау кампаниясен уңышлы итте. «Сайлауда җиңгән хезмәттәшләребез өчен бу әле башы гына. Кешеләрнең ышанычын яулау гына аз, аны акларга да кирәк. Үз өстегезгә алган бурычларны гамәлгә ашырырга кирәк», — диде ул.