КФУ лицеен тәмамлаган укучы информатика буенча халыкара олимпиадада алтын яулады
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Казан федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаган Илдар Гайнуллин информатика буенча XXXII халыкара олимпиадада алдын медаль яулады. Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. «Оештыручы илләр сайтында чыккан протоколлар нигезендә, Илдар Гайнуллин алтын медаль иясе булды. Рәсми нәтиҗәләрне 23 сентябрьдә олимпиаданы ябу тантанасында игълан итәчәкләр», — диделәр министрлыкта. Ярышларда 80 илдән килгән командалар катнаша. Россияне Казаннан, Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән дүрт катнашучы тәкъдим итә. Информатика буенча халыкара олимпиада (IOI) 14-23 сентябрьдә уза. Ул онлайн-форматта уза, оештыручы ил — Сингапур.