Эльмир Низамовка Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан консерваториясендә музыка һәм композиция теориясе кафедрасы доценты, композитор Эльмир Низамовка һәм рәссам Мансур Закировка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен бирү турында карарны имзалады. Документ Татарстан Президенты сайтында чыкты.
Эльмир Низамов бу исемгә «музыка сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм уңышлы иҗади эшчәнлеге» өчен лаек булган.
Мансур Закировка мактаулы исем «сынлы сәнгать үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык уңышлы иҗади эшчәнлеге» өчен бирелә.