Актанышта Кыш Бабай бүләгенә чаңгы ярышлары үтте
(Актаныш, 6 гыйнвар, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Актанышта Кыш Бабай бүләгенә «Бүләк» чаңгы трассасында районның мәгариф хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары уздырды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Призлы урыннар яулаучыларга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.