Римма Ратникова Кукмара мәктәпләрендә балаларның туклануы белән кызыксынды
(Кукмара, 5 февраль, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Алсу Сәләхетдинова). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова Кукмара районының Манзарас, Кукмара өченче урта мәктәпләрендә, күппрофильле лицейда балаларның туклануы белән кызыксынды. Манзарас мәктәбе директоры Альбина Мөхәммәтова сүзләренчә, бүгенге көндә белем йортында 461 бала укый. Укучыларның һәрберсе кайнар аш белән туклана. 1-4 сыйныфларга, озынайтылган көн төркемен дә кертеп, өч тапкыр ашату каралган. Туклану графигы санитар-эпидемиологик вазгыятьне истә тотып оештырылгач, бернинди ыгы-зыгы, этеш-төртеш юк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Депутат Римма Ратникова да балалар өчен пешерелгән боткадан авыз итте. «Күз белән дә күрдек, ризыкның тәмле һәм сыйфтлы булуына да ышандык», — диде Римма Атласовна. Уку елы башында мәктәпләрдә туклану буенча гомуммәктәп ата-ана комитеты сайланган булган. Чиреккә бер мәртәбә рейд оештырылып, гигиенаны саклау, туклану графигы, рацион, порцияләрнең күләме, пешекчеләрнең тышкы кыяфәте, ашханәнең җиһазландырылуы, әзер продукциянең сыйфаты тикшерелгән, әти-әниләр үзләре дә балалар ризыгын ашап караганнар, укучылар арасында сораштыру үткәргәннәр. Кимчелекләр махсус журналга теркәлгән.