Атна ахырына Татарстанда суытачак
![Атна ахырына Татарстанда суытачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/6a24228923fcb276f75959f0281d97236f2f961c/store/fill/780/440/49f1ee4447dd7a1ce20a908bece0282409eccb24c529fa167dec2a08171e/DSC_8911.jpg)
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Бу атна ахырында Татарстанда һава торышы циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Төньяк-көнбатыш һава агымнары белән салкын арктик һава килә башлаячак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте. Шимбә көнне төнлә һәм көндез һава температурасы -13 градуска кадәр, ә төнлә һәм иртән урыны белән аязганда -18 градуска кадәр төшәчәк. Кар көтелә, урыны белән буран булачак. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Синоптиклар юлларда көчле бозлавык барлыкка килү турында кисәтә. Якшәмбе көнне төнлә термометр баганасы тагын да түбәнрәк -25 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -17дән -22 градуска кадәр салкын була һәм бераз кар явачак. Дүшәмбе көнне түбән температура сакланачак, тәүлек дәвамында -20дән -25 градуска кадәр, ә төнлә һәм иртән кайбер урыннарда термометр баганасы -29 градуска кадәр төшәчәк.