Миңнеханов һәм Хөснуллин Татарстан илкүләм проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләште
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Чара Мәскәүдә узды, анда республика җитәкчесе эш сәфәре белән килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Яклар «кайбер юнәлешләр буенча 2021 елгы инвестицион проектларны гамәлгә ашыру» турында сөйләште, диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Моннан тыш, 2021 елда торак базарын һәм төзелеш өлкәсен үстерү һәм Татарстанда профильле илкүләм проектлар буенча башкарыла торган эш мәсьәләләре күтәрелде. Чарада шулай ук Татарстаннан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.