Калуга өлкәсендә Муса Җәлилне искә алу кичәсе булды
![Калуга өлкәсендә Муса Җәлилне искә алу кичәсе булды](https://tatar-inform.tatar/attachments/497d400ae2dbe383347418af0a8d80ff1baf9dc9/store/fill/780/440/20dff7f4c9a54978ecf065fef6cbfdfa23320522c335282f156fb73c3b79/IMG-20210214-WA0025%281%29.jpg)
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). В. Г. Белинский исемендәге өлкә фәнни китапханәсе конференц-залында Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби музыкаль кичә узды.
Чара Калуга өлкәсе фәнни китапханәсе залы белгечләренең, Калуга өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләренең уртак тырышлыгы белән әзерләнде һәм уздырылды. Бу турыда Калуга өлкәсе төбәк татар милли- мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Калуга өлкәсе Эчке сәясәт һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының сәяси һәм милли берләшмәләр белән эшләү бүлеге баш белгече Автушенко Наталья Павловна катнашты.
Чарада китап-иллюстратив күргәзмә дә әзерләнгән иде.