Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтте
![Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтте](https://tatar-inform.tatar/attachments/49a7af73843e017c2a3e3be229a96c009d4e0de1/store/fill/780/440/2e9ec7b0eca07c2b3caa7d137f02eac0517bb7e015991decbe00d9f8980f/0104.jpg)
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). 15 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда томан төшәргә мөмкин.
Шулай ук төнлә һәм иртән бераз кар яварга мөмкин, республиканың көнчыгышында буран көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
«Төнлә иң түбән һава температурасы -17…-22 градус һәм көндез һава температурасы -14…-19 градус көтелә. Юлларда бозлавык хасил булачак», диелгән хәбәрдә.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, киләсе атнада Россиянең Европа өлеше үзәгендә кинәт салкынайтачак .