Казанда татар дизайнерлары үзәге ачылырга мөмкин
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мәркәз» милли креатив лабораториясенең баш мөхәррире Айзат Минһаҗи Казанда татар дизайнерларын туплаган үзәк булдырырга тәкъдим итте. «Печән базары» фестивалендә катнашкан дизайнерларны бер бинага җыярга телибез. Ул үзәктә ел дәвамында мастер-класслар, курслар, лекцияләр дә уздырылачак. Бу проект өчен 200 квадрат метр бина кирәк. Бүгенге көндә 300гә якын татар дизайнерлары базасы бар», — дип аңлатты ул. Айзат татар дизайнерлары үзәген Париж коммунасы, Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай урамнарындагы бер бинада ачарга кирәк дип саный. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та бу тәкъдимгә кушылды. «Аһ» диярлек милли сувернирларыбыз юк, алар аз. Дизайнерларны берләштерә, очраштыра торган урын кирәк. Бу мәсьәләдә безгә Туризм комитеты һәм Мәдәният министрлыгы белән киңәшергә кирәк», — диде ул. «Татар мәдәниятен „артта калган“ дип кабул итү бар. Шәһәр җәмәгатьчелеге һәм туристлар татар шәһәр мәдәнияте белән таныш түгел, начар сыйфатлы сувернирлар да киң таралган. Шунлыктан, дизайнер остаханәләре, мастер-класслар өчен коворкинг, сату нокталары, дизайнерларның бер урында җыелган үзәген ачарга теләк туды», — диде Айзат.