1 апрельдән Үзәк Банк пандемия аркасында кертелгән ташламаларның бер өлешен бетерәчәк
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән коронавирус пандемиясе аркасында Россия Банкы тарафыннан кертелгән ташламаларның бер өлеше туктатылачак.
РИА Новости искәрткәнчә, кредит оешмалары өчен регулятор ташламалары узган елның 20 мартында эшли башлаган иде. Аерым алганда, Үзәк Банк банкларга кредитлар буенча резервларны кичектереп формалаштырырга рөхсәт итте һәм кайбер төр ссуда бирүне җиңеләйтте. Башта ташламаларның күбесе 30 сентябрьгә кадәр кертелде, әмма соңыннан алар озайтылды.
Моннан тыш, 1 апрельдән финанс оешмаларына гражданнарның да, эшмәкәрләрнең дә кредитларын реструктуризацияләү турындагы үтенечләр канәгатьләндерүдән туктаячак. Шулай ук кичектерелгән бурыч өчен штраф исәпләмәү һәм бурычлар булганда торактан чыгармау буенча тәкъдимнәр юкка чыгарылачак.
Корпоратив клиентларга кредитлар буенча резервлар булдыруга кагылышлы банк ташламалары да туктатылачак. Хәер, гражданнар һәм кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен кредитларга резервлар буенча ташламалар июль аена кадәр үз көчендә кала.
1 апрельдән коронавирус пандемиясе һәм банк секторы белән бәйле булмаган башка ташламалар да гамәлдә булудан туктаячак, «Татар-информ» бу хакта элек хәбәр иткән иде.