Энергетика университеты ректоры егетләр арасында бәйгеләр оештыру кыен булуын әйтте
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 7 апрельдә кызлар арасында узучы «Яз гүзәле» бәйгесенең финалы булачак. Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов егетләр өчен шундый конкурслар уздыру кыен булуын әйтте.
«Егетләр арасында мондый бәйге үткәрү турында берничә тапкыр уйлаганыбыз булды. Ләкин алар белән әзрәк авыррак. Кызлар белән ул ничектер тиз килеп чыкты. Кызлар гел беренче булырга тели. Ә егетләргә ниндидер бер этәргеч җитеп бетми», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.
Элегрәк 7 апрель көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Яз гүзәле-2021» бәйгесенең финалы узачагын язган идек . Конкурсны 12 ел элек Казан дәүләт энергетика университеты студентлары үткәрә башлаган.
Бәйге яшь буында татар мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияләүгә, татар телен саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Финалга Казанның 8 югары уку йортыннан 10 кыз үткән. Моңа кадәр алар аш-су осталыгы, интеллектуаль бәйгеләр буенча этаплар узган.