Татар яшьләре: Jadidfest фестивале кешеләрне берләштерә һәм дуслаштыра
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Милли китапханәдә оештырылган Jadidfest фестивален яшьләр аралашу һәм дуслашу урыны булуын әйтте. «Jadidfest турында бер концертта белеп алдым. Ул чакта фестиваль беренче генә тапкыр үткәрелде. Бер уйласаң, сулыклар темасы кызык тоелмый, әмма яшьләр һәм җәмәгатьчелек кызыксынып килде. Фестиваль кешеләрне берләштерә һәм дуслаштыра. Кешеләрнең уртак кызыксынулары барлыгы ачыклана. Фикердәшләрең табыла», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Милли китапханәнең event-менеджеры Энҗе Гыйззәтова. Энҗе эмоциональ яктан да тәэсирләнгән. «Биредә яңа дуслар тапкан кешеләр алга таба бергәләп яңа идеяләр тудыра, бу эшне дәвам итә, уртак проектлар уйлап чыгара ала», — диде ул. Татар блогеры, музыкант Булат Шәймиев Jadidfestны аралашу урыны дип саный. «Монда бөтен танышлар җыела. Фестивальдә лекцияләр, экскурсия, кино күрсәтү, җырлар кую чаралары алдынгы караш белән эшләнгән. Яшьләр өчен кызыклы дип уйлыйм. Биредә без белем дә алабыз әле — вакытны файдалы уздырабыз», — дип бәяләде ул.