"2002 елда безгә башкорт булып язылырга кушылды"
Илфир Котдусов унҗиде ел Башкортстанның Кушнарен районы Байталлы авылы мәктәбе мөдире булып эшләгән. Татар тарафлы булганы өчен 2007 елда эшенән алынган. Илфир әфәнде Азатлыкка 2002 елда җанисәпнең ничек уздырылганы, татар теленең мәктәпләрдән ничек куылганы турында сөйләде.