Төркиядә Әдилә Айданың этрусклар турындагы китабы 29 елдан соң кабат дөнья күрде
(Истанбул, 26 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Садри Максудинең кызы, Төркиянең беренче хатын-кыз илчесе, галимә Әдилә Айданың «Этрусклар төрки иделәр. Дин һәм тел белән бәйле дәлилләр» китабы дөнья күрде. Бу хакта аның кызы Гөнүл Пултар хәбәр итә.
Этрускларның төрки халык булуы исбатланган фәнни хезмәтне кабаттан бастыру өчен нәшриятка әдәбият галимәсе Гөнүл Пултар әзерләгән. Ул әсәрнең телен бүгенге төрекчәгә төзәткән һәм аңлатмалар өстәгән. Әдилә Айданың бу әсәре беренче тапкыр 1985 елда — французча, 1992 елда төрекчә басылган.
Әдилә Айда әлеге хезмәтне язар өчен 16 ел тикшерү эшләре алып барган. Кереш сүздә әйтүенчә, ул этрусколог Раймонд Блохның «Археологик мәгълүматлар диннәр тарихы, лингвистика фәннәре ярдәме белән өйрәнелергә тиеш» дигән сүзен маяк итеп ала. Этрусклар һәм иске төрки кавемнәрнең диннәрен, йолаларын, тел һәм фонетик үзенчәлекләрен, генезисын, этнокультура казанышларын өйрәнә, аларны бүгенге төрки халыкларның үзенчәлекләре белән чагыштыра.
Автор фәнни хезмәтен меңгә якын чыганакка мөрәҗәгать итеп, көнчыгыш һәм көнбатыш галимнәрнең тикшеренүләрен өйрәнеп язган. Китапны кабат бастыруга әзерләүче Гөнүл Пултар: «Бу әсәр һәм көнбатыш, һәм көнчыгыш мәдәниятләрен ифрат тирән белгәндә генә языла ала», — дигән фикер җиткергән.
Яңа басмага кереш сүзне Гөнүл Пултар язган. Ул әсәрнең язылу тарихына, этрускларның төрки кавем булуларын исбатлаудагы каршылыкларга тукталган; 1992 елдан бүгенге көнгә кадәр этрусклар белән бәйле яңа фәнни хезмәтләрне барлап анализлаган һәм авторның этрускларны прототөрки кавем итеп исбатлаудагы дәлилләренең нигезле булуын ачыклаган.
«Әдилә Айда бу хезмәте китап булып басылып чыгуның икенче көнендә вафат була. Ул шушы әсәр аша бүгенге Италиягә Һинд-Европалы төркемнәр белән бергә килгән этрускларның төрки булуын гына түгел, беренчеләрдән булып җир асты казылмаларын куллануда, акведук, юл һәм күпер төзелешендә, иң мөһиме –язуны үстерүдә, шәһәр һәм дәүләт идарәсендә алдынгы кавем булуларының фәндә инде билгеле булуы белән бергә төрки халыкларның күз камаштыручы мәдәни байлыкларын гыйльми яссылыкта исебезгә төшерә», — ди Гөнүл Пултар.