Саба укучылары Курск шәһәрендә физкультурадан олимпиадада алдынгы урыннар яулады
(Саба, 4 май, «Татар-информ», « Саба таңнары »). 24-30 апрель көннәрендә Курск дәүләт университеты базасында физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында Саба укучылары алдынгы урыннар яулады.
Саба районыннан олимпиадада «Сәләтле балалар интернат-мәктәбе» укучылары катнашып, югары җиңүләргә иреште, дип хәбәр итте район басмасы.
11 сыйныф укучысы Кашапов Азат — җиңүче, 10 сыйныф укучысы Сабиров Морат — җиңүче, 8 сыйныф укучысы Закирова Регина — призер, 11 сыйныф укучысы Галявин Әмир — призер, 11 сыйныф укучысы Борһанова Ләйсән — призер, 11 сыйныф укучысы Фаваризова Ралинә призер титулларына ия булдылар, диелә хәбәрдә.