Новосибирск өлкәсендә «Сабантуй» рәсем бәйгесе узачак
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Новосибирск өлкәсендә 3 майдан 2 июньгә кадәр «Сабантуй» рәсем бәйгесе узачак. Бәйге «Сабантуй» бәйрәменең барлыкка килү тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, балаларның һәм олыларның талантларын ачу максатыннан уздырыла.
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, бәйгедә Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр дә канаша ала.
Бәйге 2021 елның 3 маеннан 2 июненә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр 3-7 июньдә чыгарыла. 7 июньдә «Новосибирск өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге» сайтында урнаштырыла.
Катнашу бушлай һәм бәйге дистанцион рәвештә уздырыла.
Бәйгедә катнашу өчен 2 июньдә 24 сәгатькә кадәр гариза һәм әзер эшне (фото яки скан) бәйгенең оештыру комитетының notkc@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Рәсем размеры А4 форматында булырга тиеш. Һәрбер эштә авторны, иҗат эшенең атамасын, исем-фамилияне, яшьне, торак пунктны, районны язарга кирәк, диелә хәбәрдә.