"Тыныч тычкан иде." Үтерүчене белүчеләр аны тыныч егет итеп сурәтли
Казан гимназиясендә 9 кешене үтергән Илназ Галәвиевне белүчеләр аны күбрәк уңай яктан сурәтли. Галәвиевкә корал алу өчен таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән, әмма Русия Тикшерү комитеты егеттә баш мие авыруы булган дигән белдерү ясады.