Россия Мәгариф министрлыгы педагогик югары уку йортларын яңарту программасын әзерли
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). РФ Мәгариф министрлыгы педагогик югары уку йортларын яңарту программасын («Россиянең киләчәк буын укытучысы») әзерли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.
«Без Президентның педагогик югары уку йортларына ярдәм күрсәтүгә бәйле йөкләмәсен гамәлгә ашырабыз. Программа формалаштырылган инде, әлегә аны „Россиянең киләчәк буын укытучысы“ дип атадык. Аның кысаларында без шартлар күзлегеннән чыгып кына түгел, ә әзерлек программалары һәм профессор-укытучылар составын арттыру күзлегеннән дә педагогик югары уку йортларына тулы модернизация үткәрәчәкбез», — диде ул Петербург халыкара икътисади форумында биргән интервьюсында.
Министр быел педагогик югары уку йортларына керүчеләр тапшыра торган Бердәм дәүләт имтиханында уртача балл артырга мөмкин дип искәртте.
«Без быел да кабул итү яхшы булыр дип уйлыйбыз… Педагогик югары уку йортларында уртача баллның артачагын фаразлыйбыз», — диде ул.