Чаллыда коткаручылар Чулман елгасында югалган балыкчының мәетен тапкан
![Чаллыда коткаручылар Чулман елгасында югалган балыкчының мәетен тапкан](https://tatar-inform.tatar/attachments/71f88e448ee0b6db9273a08d3ab18d32722fcef8/store/fill/780/440/967b1d1939cd4cfd33a42c6ad5a12cfd5321e5eb841eb7f873bd4f4c9854/8e100da55f8a57b256b5c8a6d9722d51.jpg)
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). 13 июньдә Чаллыда 38 яшьлек ир-ат балыкка киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына автошәһәрдә үз хәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр иткән. Бүген шаһитлар «Чаллы Яр» торак комплексы янында Чулман елгасында балыкчының мәетен күргән. Фаҗига урынына 6нчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды килгән һәм балыкчының мәетен чыгарган.