Мәскәүдә 500 дән артык кеше җыела торган чаралар үткәрү тыела
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Мәскәүдә 22 июньнән 500 дән артык кеше катнашындагы концерт, тамаша һәм спорт чараларын үткәрүгә вакытлыча тыю кертелә.
Мәскәү мэры Сергей Собянин үз блогында шул хакта язган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«22 июньнән берьюлы 500 дән артык кеше катнашындагы концерт, тамаша, күңел ачу һәм спорт чараларын уздыруга вакытлыча тыю кертелә. Бу чикләү ачык һавада, бинада, корылмалардагы чараларга да кагыла», — дип язган ул үз блогында.