Татарстан Президенты: Соңгы елларда Мьянма белән товар әйләнеше арту күзәтелә
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мьянма Дәүләт Административ советы рәисе, Мьянма Кораллы көчләре Баш командующие, өлкән генерал Мин Аунг Хлайн белән очрашуда әлеге ил белән товар алмашы арту турында әйтте.
Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
«Мьянма — Россиянең Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге күптәнге һәм ышанычлы партнеры. Россия — Мьянма дипломатик мөнәсәбәтләре тарихына 70 елдан артык. Соңгы вакытта төрле өлкәләрдә Россия — Мьянма хезмәттәшлеген киңәйтү тенденциясе ныгый бара. Хәрби-техник хезмәттәшлек югары дәрәҗәдә тора», — диде сөйләшү вакытында ТР Президенты.
Ул Мьянмада 2013 елда булганлыгын искәртте. Шулай ук Татарстанга дустанә илнең бизнес вәкилләре дә килде. Ә 2020 елның февралендә Татарстанның кайбер предприятие вәкилләре Мьянмага эш сәфәре белән барды.
Соңгы елларда безнең товар әйләнеше үсеше күзәтелә, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу сәфәрнең хезмәттәшлек үсешенә, шул исәптән сәүдәгә дә яхшы импульс бирәчәгенә ышанычы барын искәртте. Барыннан да элек, бу — КАМАЗ продукциясе (автогигант Мьянмада 2016 елдан бирле эшли), шулай ук Казан вертолет заводы да Мьянма белән кооперация өлкәсендә уңышлы эшләп килә.
Рөстәм Миңнеханов кыскача гына төбәкнең сәнәгать потенциалы һәм зур җитештерү оешмалары турында сөйләде.