«Яңа кешеләр» партиясе Дәүләт Думасына Татарстаннан кандидатларны раслады
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). 4 июльдә Мәскәүдә «Яңа кешеләр» партиясе съезды булды. Төп мәсьәлә – Дума сайлауларына кандидатларны тәкъдим итү. Исемлеккә 239 кеше керде, аларның алтысы Татарстан Республикасы вәкилләре. Сайлау алды кампаниясенә Рөстәм Риянов, Роза Гайнетдинова, Эдуард Шиверский, Гөлназ Гыйззәтуллина, Ренат Ходжаев һәм Александр Быков керде. Казанда билгеле эшмәкәр Рөстәм Риянов үз стратегиясендә эш урыннарын саклап калуга һәм яңа җитештерү комплекслары булдыруга басым ясый. «Үсеш өчен күбрәк мөмкинлекләр бирергә кирәк. Әле үз эшен башлап кына килүчеләр алдында дәүләт бик катгый каршылыклар куя һәм алардан соң аякка басу бик авыр. Шуңа күрә яшь эшмәкәрләргә башлангыч чорда күбрәк мөмкинлекләр булсын өчен дәүләт салым ташламалары бирергә тиеш. Шулай ук кече һәм урта бизнес өчен хөкүмәт грантлары да булдырырга кирәк», — дип ышана Рөстәм Риянов. Роза Гайнетдинова Әлмәт шәһәре округыннан тәкъдим ителәчәк. «Мин дистәләгән илдә булдым, әмма күңелем һәрвакыт туган ягымда кала. Бездә иң сизгер, кунакчыл һәм игътибарлы кешеләр яши. Минем өчен туган шәһәрем Әлмәт — көч алу урыны», - диде ул.
Яшәү дәверендә аңа бик күп авырлыклар кичерергә туры килә. Хәтта троллейбус йөртүчесе булып эшләргә мәҗбүр булган. Хәзер ул ике бала әнисе, косметика компаниясе җитәкчесе. Һәм үзендә башкаларга ярдәм итә алырлык көч тоя. «Яңа кешеләр» партиясе меңләгән тарафдарын үстерә һәм үзенә җәлеп итә. Партия лидеры Алексей Нечаев сүзләренчә, 2021 елгы сайлаулар катлаулы, әмма конкурентлы булачак. «Без халыктан качып йөри торган партия түгел, без кешеләргә йөз тотып барабыз. Россиядә мондый күренеш кабул ителмәгән. Сез безнең кандидатларның күбесен танып беләсез. Безнең кандидатлар — чын профессионаллар. Алар үзләре һәм гаиләләре өчен генә түгел, ә үзләре яшәгән төбәк өчен дә бик күпне эшли». Искәртеп үтик, Дәүләт Думасына сайлаулар 17-19 сентябрьдә узачак. Сигезенче чакырылыш составына 450 депутат керәчәк. Аларның яртысы бер мандатлы округлардан, ә калганнары партия исемлекләреннән сайланачак.