Казанда Татар календаренең 150 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
![Казанда Татар календаренең 150 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/64958f3dfba1e76619ffada74018256016ee4864/store/fill/780/440/acdf0c7404f6d357d589f67f53788fa4996ecfd02a6a4e8f72c7797dcd2b/1901_n1995843_big%5B1%5D.jpg)
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсендә Татар календаренең 150 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.
Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел татар телендәге беренче матбугат — басма календарьләр барлыкка килүгә 150 ел тула. Татар дөньясында аларны беренче булып мәгърифәтче, язучы Каюм Насыйри 1871 елда чыгарган.
Каюм Насыйри календарьләре татар телендә фәнни-популяр һәм иҗтимагый-публицистик стильләрне ныгытуга зур йогынты ясаган, диелә хәбәрдә.
Беренче татар календарьләре үрнәкләре китапханәдә икенче каттагы уку залында махсус күргәзмәдә тупланган.